Татарстан ватан самолетларыннан авиация отряды төзергә планлаштыра
Татарстанның авиация өлкәсе вәкилләре эшлекле очрашу үткәрде, анда төбәк авиациясен үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Фикер алышуда Росавиация җитәкчесе Дмитрий Ядров һәм республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Көн тәртибенә Түбән Камада урнашкан Бигеш аэропортында яңа очып китү-утыру полосасын төзү мәсьәләсе куелды. Проект төбәктә авиация элемтәсен үстерүгә ярдәм итәргә тиеш.
Очрашу кысаларында төбәкнең парашют спортын яңадан торгызу омтылышы билгеләп үтелде.
10 берәмлек ватан самолетларыннан торган авиация отрядын формалаштыру планнары тәкъдим ителде. Бу һава суднолары төрле авиация эшләрен башкару өчен кулланылачак дип планлаштырыла. Моннан тыш, катнашучылар Саба районында "Мингәр" яңа утыру полосасын төзү проектын тикшерделәр. Бу проектны эшлекле килешү нигезендә гамәлгә ашыру күздә тотыла.
Элегрәк “Ансат” Казан вертолеты Дубайдагы күргәзмәдә үз мөмкинлекләрен тәкъдим итте.
чыганак: https://realnoevremya.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев