Зәйнең хоккейчы кызлары Замира Сибгатуллина һәм Ангелина Зотова Татарстан җыелма командасы составында уңышлы чыгыш ясадылар.
Кызлар икесе дә 2013 елда туганнардан төзелгән Зәйнең "Яшьлек" командасы әгъзалары.
30 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Кирово-Чепецкида (Киров өлкәсе) «Олимп-арена» бозында Идел буе федераль округы субъектларының кызлар хоккей командалары арасында хоккей буенча «Бәллүр тиара» төбәкара турниры узды.
Анда Татарстан Республикасыннан «Икар» командасы катнашты, аның составына Казан, Чирмешән, Азнакай, Алабуга һәм Зәй муниципаль районнары спортчылары керде. Бронза медальләр өчен Саратов өлкәсе һәм Татарстан Республикасы җыелма командасы көрәште. Нәтиҗәдә безнекеләр матчта җиңеп, 3нче урынны алды. Бәллүр тиара өчен Идел буе федераль округының җиде җыелма командасы көрәште.
- фото спорт идарәсеннән
Нет комментариев