Зәй кызы Ирина хәрбиләргә кулъяулыклар чигә
Яңалыклар

Зәй кызы Ирина хәрбиләргә кулъяулыклар чигә

Зәй политехник көллияте студенты Ирина Максимова илебез иминлеген саклаучы хәрбиләргә төрле яклап ярдәм итәргә тырыша.

Ирина - политехик көллиятнең беренче курс студенты. Ул кондитер белгечлеген үзләштерә. Кыз игелекле киң күңелле, ярдәмчел булуы белән аерылып тора. Шигырьләр дә яза ул һәм дөньяны бераз булса да яхшыртырга омтыла. Тагын бер мәрхәмәтле гамәле – махсус хәрби операциядә булган Ватаныбызны саклаучыларга ярдәм итүе.

Туган як җылысы

 Ирина  хәрбиләргә кулъяулыклар чигә. Аларның кырын матурлап челтәрләп, кулъяулыкка “Зәй балалары сезнең белән!” (“Дети Zаинска с Vами!”) дип яза. Шунда ук Зәй балаларының исемнәрен дә чигеп беркетә. Ул кулъяулыкларны хәрбиләргә көч бирсен, аларны туган якта көтүләрен аңлатсын, җиңүләргә рухландырсын, аларны сакласын дигән теләктә чигә.

Иринаның ярдәме кул эшләре белән генә чикләнми. Кыз һәр ай саен үз пенсиясенең бер өлешен (ул аны әтисе вафатыннан соң ала) аерып куя һәм махсус хәрби операция зонасында аеруча кирәкле әйберләрне: оекбашлар, перчаткалар, бинтлар, дарулар, татлы ризыклар сатып ала. Алган барлык әйберләрен ул хәрби зонага җибәрү өчен «Zаинск с Vами» хәрәкәте волонтерларына тапшыра.

Шул ук вакытта Ирина гаҗәеп тыйнак булып кала. «Безнең тыныч күк йөзебезне саклаучыларга ярдәм итү, аларга рәхмәт әйтү — безнең бурычыбыз», — ди ул гади генә итеп.


Нет комментариев