Югары Мәлем авылында туып, шунда гомер кичерүче кадерле кешебез Лиюдә Насыйбулла кызы Фәтхуллинага бүген, 8 октябрьдә 90 яшь тула.
Кадерле әнкәебез, әбиебез! Сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, тән сихәте, озын шатлыклы гомер, бәхет телибез. Киләчәктә дә балаларыңның, онык-оныкчыкларыңның игелеген, шәфкәтен күреп, кайгы-хәсрәтсез, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.
Иң изге теләкләр белән балаларың, килен-кияүләрең, 9 оныгың, 16 оныкчыгың.
Нет комментариев