Зәйнең яшь музыкантлары –  республика бәйгесе лауреатлары
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең яшь музыкантлары – республика бәйгесе лауреатлары

12 апрельдә Әлмәтнең Фәнис Яруллин исемендәге музыка колледжында яшь музыкантларның ачык республика бәйгесе үтте.

Биредә «Электромузыкаль клавишалы инструментлар» номинациясендә иң-иңнәр ачыкланды. Бәйгедә Зәй музыка мәктәбе талантлары да катнашты.

Нәтиҗәдә Анастасия Пазухина (2 класс) һәм Алисә Кубышкина (7 класс) I дәрәҗә лауреатлар булдылар. Кызларның педагогы –  Ольга Федюнина.


Нет комментариев