Аксар авылында яшәүче кадерле әти–әниебез Әнәс Гариф улы һәм Зәмия Әнвәр кызы Мөхәммәдиевларның бүген - 5 ноябрьдә бергә тормыш коруларына 50 ел була.
Кадерлеләребез уртак гаилә тормышындагы иң зур, иң затлы һәм иң якты бәйрәмнәренең берсе – алтын туйларын билгеләп үтә.
Илле ел… Бу сан артында нибары ике сүз яшерелгән: чиксез тугрылык. Ярты гасыр элек кабызылган учак бүген дә сүнмичә яна, ә аның җылысы инде оныкларга кадәр барып җитә.
Рәхмәт сезгә, кадерле әти-әниебез! Бүген без – балаларыгыз һәм оныкларыгыз, баш иеп, сезгә карап сокланабыз, сез - безнең горурлыгыбыз. 50 ел - ярты гасыр гомер, бу вакыт аралыгында язмыш сезне нинди генә сынауларга дучар итсә дә, сез төзегән гаилә таштан салынган крепость кебек нык торды. Җил-давылларга бирешмичә безне дә саклап–яклап яшәдегез. Кадерлеләребез безнең, барыбызны да аякка бастырганыгыз, дөрес тәрбия биргәнегез, туры юл күрсәткәнегез өчен сезгә мең рәхмәт. Сезнең бу тормышта булуыгыз — безнең өчен иң зур бүләк.
Сез булганда, безгә терәк бар. Ходай Тәгалә сезгә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге бирсен, күңелләрегездә иман нуры сүрелмәсен. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тагын озак еллар иминлектә тигез картаерга насыйп итсен. Сау-сәламәт булыгыз, исәнлек булмаса, алтынның да кыйммәте югала, ә сезнең исәнлек — безнең өчен зур байлык.
Сезне чиксез яратып һәм хөрмәт итеп балаларыгыз, кияүләрегез, киленегез һәм оныкларыгыз.
Нет комментариев