Зәйдә бушлай юридик ярдәм көне узачак
Яңалыклар

Зәйдә бушлай юридик ярдәм көне узачак

20 ноябрьдә балигъ булмаганнар һәм аларның законлы вәкилләре өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтү пункты оештырылачак.

Чара Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында Зәй муниципаль районының «Без бергә — Мы вместе» психологик-педагогик ярдәм үзәгендә үтәчәк.

Балаларның һәм ата-аналарның сорауларына хокук өлкәсендәге белгечләр җавап бирәчәк — консультация тулысынча бушлай булачак.

Чараның вакыты: 16.00—17.00. Адресы: Зәй шәһәре, Баныкин урамы, 9нчы йорт. Язылу өчен телефон: 9-90-60 («Түләүсез юридик ярдәм» тамгасы белән).


Нет комментариев