Зәйгә «Мәдәни десант» килде
Бүген районга «Мәдәни десант» төште: Түбән Кама, Мөслим, Чирмешән, Сарман, Яңа Чишмә, Нурлат мәдәният хезмәткәрләре методик семинарга җыелды.
“Мәдәни десант” күчмә семинар-практикумының максаты - мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә консультация, практик һәм методик ярдәм күрсәтү, тәҗрибә алмашу.
Ул ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге тарафыннан оештырыла.
-“Мәдәни десант” чарасы безнең төбәкләрдә дүртенче ел уздырыла. Без мәдәни-ял учреждениеләр эшчәнлеге белән танышабыз, тәҗрибә уртаклашабыз, мәдәният өлкәсендәге сәясәтне җиткерәбез, проблемалы мәсьәләләрне өйрәнәбез. Иң беренче чиратта, әлбәттә, мәдәни мирасны өйрәнүгә, ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә игътибар бирәбез. Бездә максатларга ирешү өчен каралган программалар бар. Мәсәлән, «Пушкин картасы» программасы буенча мәдәни-ял итү учреждениеләренә яшьләрне тарту. Тәҗрибә уртаклашып, эшчәнлекнең яңа формаларын үзләштерүдә бүгенге чараның әһәмияте зур, - ди Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова.
Кунаклар Аксар авылында мәдәният йортының эшчәнлеге белән таныштылар. Биредә мәдәни өлкәдә дә, гореф-гадәтләребезне саклау, яшь буынга җиткерү, патриотизм буенча да зур эш башкарыла. Хәрби зонага маскировка челтәрләре үрүчеләр, курайчы-кашыкчылар ансамбле, кул эш осталары, картиналар күргәзмәсе кунакларда соклану уятты. Мәдәният йорты эшчәнлеге белән район мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Гатина таныштырды. Аннан “Кыз урлау” йоласы сәхнәләштерелеп күрсәтелде.
-Мин Зәйдә беренче мәртәбә. Мондый семинарлар безнең эшчәнлегебездә бик мөһим. Без шушы җирлекнең гореф-гадәтләре белән танышабыз, артистларның костюмнары да бик ошады безгә. Үзебез өчен күп нәрсә алдык, - ди Түбән Каманың “Мирас” мәдәният йортыннан Роза Хәсәнова.
“Мәдәни десант” кысаларында кунаклар туган як тарихын өйрәнү музеенда, үзәк китапханәдә, балалар музыка мәктәбендә дә булды. Алга таба “Энергетик” Мәдәният сараенда учреждениеләрнең мәдәни-ял эшчәнлегенә нәтиҗә ясалачак, агымдагы елга бурычлар билгеләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев