Зәйдә “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале гөрли
Теләге булганнар бәйрәмгә кушыла ала. Ул Р. Ш. Фәрдиев исемендәге ял паркында уза.
Быел фестиваль 30 нчы тапкыр оештырылуы белән дә күркәм.
Бәйге дистәләгән гармунчыны берләштерә. Фестивальгә Зәй шәһәре һәм авылларыннан гына түгел, Түбән Кама районы Түбән Чаллы авылыннан килүче гармунчылар да бар. Шулай ук быел фольклор ансамбль белән, калакта уйнаучылар да кушылган.
Музыка коралында уйнау осталыкларын тәҗрибәле музыкантлар да, һәвәскәрләр дә күрсәтә. Араларында яшүсмерләр, балалар да бар. Барысы 32 гармунчы катнашты.
“Уйнагыз, гармуннар!” фестивале ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре Хәтфир Җиһаншин истәлегенә багышланып оештырыла. Бәйрәмнең кунагы - Хәтфир Җиһаншинның апасы Гөлфирә Гатиятуллина. Ул энесе башлап җибәргән бәйгенең дәвамлы булуына бик шат. Оештыручыларга зур рәхмәтен җиткерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев