Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

«Тукай иҗатын яратабыз» уен-викторинасы үтте

Һәр ел саен мәктәпләрдә, китапханәләрдә сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла.

24 апрельдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе татар әдәбияты бүлегендә Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе укучылары катнашында Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан «Тукай иҗатын яратабыз» дип исемләнгән уен-викторина үтте.

— Балалар шагыйрьнең тормыш юлы турында бай мәгълүмат алдылар. Ватан, Туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр укыдылар, әкият-поэмалар белән таныштылар. Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт» шигырьләрен рольләргә бүлеп укыдылар. Чара ахырында балалар бик теләп татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын башкардылар, — ди гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәфисә Гатиятуллина.

фотолар үзәк китапханәдән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев