Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

«Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә Зәйдән «Мирас», «Азаль», Александра лауреатлар булдылар

Бу көннәрдә Казанда «Созвездие — Йолдызлык» XXV ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы барды.

Кичә финалга узучыларның бер өлеше «УНИКС» комплексы концертлар залында гала-концертта чыгыш ясады. Биредә кемнең нинди урыннар алуы игълан ителде. Анда Зәйдән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина кул астында шөгыльләнүче талантлы балалар да сәхнә тотты. Әлеге талантлы җитәкче белән эшләгән балалар фестивальдә һәр елны җиңү яулый.

Гадәттәгечә, фестивальнең суперфиналы җиңүчеләре гала-концерты ике мәйданчыкта — «УНИКС» комплексы һәм «Пирамида» эшлекле үзәгендә үтә. Моңа кадәр барган супер финалга сайлап алу турында зона ярышларында җиңү яулаган 45 районнан 5 500дән артык балалар, яшьләр үз иҗат сәләтләрен күрсәттеләр.

Фестиваль быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап уздырыла. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында, ТР Яшьләр министрлыгы ярдәмендә уза. Ел әйләнәсе үткәрелә торган проект республика яшьләренә, яшәү урынына карамастан, иҗади юнәлештә үз-үзләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, бу исә «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына да туры килә.

Кичә «УНИКС» концертлар залында быелгы юбилей сезонының беренче җиңүчеләре билгеле булды. Зәйдән анда «Мирас» балалар вокаль — хореография ансамбле һәм аерым башкаручылардан Александра Шишмагаева катнашып, беренче дәрәҗә лауреатлар исемен яуладылар.

Хәер сәнгать җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендә әлеге балалар «Созвездие-Йолдызлык» та тотрыклы төстә һәр елны зур уңышларга ирешеп килә, быел да алар бу бәяләмәне дәлилләде.

— «Йолдызлык»ның финалында чыгыш ясау — ел буе тырышып эшләгәннең татлы җимеше ул. Фестиваль балалардан осталар ясый. Ул аларның сәләтен генә бәяләми, тырышлыгын, түземлеген һәм рухи ныклыгын сыный. „Йолдызлык“ фестиваленең лауреатлары исемен еллар буе яхшы нәтиҗәләр күрсәткән төркемнәр генә йөртә ала. Безнең балаларның, ата-аналарның тырышлыгына рәхмәттән башка сүз юк. Аннан соң район җитәкчелеге безгә сәхнә костюмнары өчен финанс ярдәмен бервакытта да кызганмый, ә матур чыгышны, матур киемнәр әлбәттә тагын да көчәйтә. Быел без балалар белән Бөек Ватан сугышы темасына җырлар өйрәндек, шулай ук, рус һәм татар халык җырларын да даими өйрәнәбез», — ди Әлфия Хамис кызы.

Ә 30 апрельдә «Пирамида» эшлекле үзәгендә суперфиналның йомгаклау концерты була. Анда Зәйдән «Азаль» балалар вокаль-хореография ансамбле сайлап алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

6

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев