Сарсаз-Баграж балалары сәламәтлек аланына сәяхәт ясады
17 апрельдә Сарсаз-Баграж авылы китапханәсендә «Әйдә, җыен юлга, сәламәтлек көтә алда» район фестиваль-конкурсы кысаларында матур чара узды.
Бу чараның максаты — балалар һәм яшьләрнең буш вакытларын файдалы, сәламәт итеп үткәрү, сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру, спорт белән шөгыльләнүгә һәм китапханәгә тарту, китап белән эшләргә өйрәтү.
Балалар «Теремкәй» рус халык әкияте буенча сәламәт яшәү рәвешен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Урман-күлләрдә яшәүче хайваннар «Сәламәтлек аланы»на җыелып, туплы да уйнадылар, кишер дә утырттылар, файдалы яшелчәләр турында да сөйләштеләр. Ильвина, Динара, Эльнара, Эльвина, Марсель, Таня, Артур һәм Аделина үз рольләрен бик оста итеп башкардылар.
«Язучылар иҗатында сәламәт яшәү рәвеше» һәм «Спорт һәм иҗат» бәйгеләрендә сүз авылдашыбыз, Олимпия чемпионы Федор Симашев турында барды.
«Сәламәтлек турында шигырьләр каруселе»ндә Альберт Меньшов, Вадим Мартемьянов, Аделина Мөхәммәтшина бик матур шигырьләр укыдылар. Андрей Кузьминның үзе язган «Нас миллионы» шигыре беркемне дә битараф калдырмады.
Сарсаз-Баграж мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Роза Герасимова чәй төрләре, дөрес итеп чәй кайнату серләре белән уртаклашты, файдалы дару үләннәре турында сөйләде. Чәй турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде. Сәламәтлек темасына китаплар күргәзмәләре дә оештырылды. Спортка бәйле төрле фотолар, мактау кәгазьләре балаларда зур кызыксыну уятты. Эдуард Белголов белән Андрей Кузьмин кичәне йомгаклап, җыр башкардылар.
Марина Халикова, китапханәче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев