Кушъелгалылар “Ашыт җыены”на чакыра
Мәдәният һәм сәнгать

Кушъелгалылар “Ашыт җыены”на чакыра

Бәйрәм 16 августта көндезге сәгать 1дә башлана.

Зәй районында һәр авылның диярлек үз бәйрәме бар. Куш-Елга мәдәният йорты хезмәткәрләре күп еллар онытылып торган “Ашыт җыены” фольклор бәйрәмен торгызып, авыл халкы ихтирамын казанды. Бу бәйрәм авылның милли гореф-гадәтләрен саклау максатыннан үткәрелә.

“Ашыт җыены” быел ундүртенче ел рәттән мәйдан җыя. Кушъелгалылар райондашларны бәйрәмгә көтеп кала.


Нет комментариев