Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Куш-Елгага шигърият сөючеләр җыелды

Куш-Елга авылы мәдәният йортында «Тормышка гашыйк булып» дип исемләнгән шигърият кичәсе узды.

Кичәдә Чаллы «Ләйсән» әдәби берләшмәсеннән шагыйрьләр Рушания Гыйләҗева, Айрат Шәйхетдинов, Кәүсәрия Ямалиева, Илгизәр Әхмәтханов, Флорит Хәмитов, Шаҗәрә Нургатина, Зөлфия Хәйруллина катнашты.

Китап сөюче, җыр-моңга гашыйк булучылар күрше авыллардан да килгән иде.

Куш-Елга авылы кызы Рәмзия Җиһаншина, Әхмәт авылында туып үсеп, бүгенге көндә Аксарда гомер итүче шагыйрә Гөлсем Мирзыянова да үз иҗат җимешләре белән таныштырды.

-"Ләйсән» әдәби берләшмәсе шагыйрьләре җырчы егетләр Әмир Сөләйманов белән Данил Әхәтовны да катнаштырып, Фаил Шәфигуллинның «Сафура, Бәкер һәм трактор» әсәрен сәхнәләштерде. Рушания Гыйләҗева моңлы җырларын бүләк итте. Кичәдә катнашучылар якты тәэсирләр алды, — ди авыл мәдәният йорты җитәкчесе Флүсә Габделхакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев