Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Кадер китапханәсе район сәламәтлек фестиваленә кушылды

Район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре китапханәләр арасында “Әйдә, сәламәтлеккә юл тот!” район фестиваль-конкурсы оештыра.

16 апрельдә Кадер авылы китапханәсе фестиваль-конкурска кушылып,  сәламәт яшәү рәвеше алып баруга багышланган чара уздырды. 
Чарага Кадер  мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары чакырылды.

«Фестиваль китап күргәзмәсеннән башланды. Шунда ук укучыларга Софья Лежневаның  кызлар һәм әниләр өчен язылган китабы тәкъдим ителде. Бу китапның эчтәлеге турында җирлегебез шәфкать туташы Альмира Фәретдинова чыгыш ясады. Аннан балалар төрле авторларның спорт турында язган шигырьләрен укыдылар», - ди Кадер китапханәчесе Гөлфия Сөләйманова.

Дүртенче номинациядә китапханәче шагыйрь, язучылар тормышында спорт нинди урын алып торуы турында сөйләде. Монда Муса Җәлилнең спорт белән дус булуы әйтелеп, мисаллар китерелде.

Алдагы номинациядә балалар “Алан мәктәбе" дип аталган сәхнәләштерелгән күренештә Шүрәлегә сәламәтлеген ныгытырга булыштылар.

“Алтынчы номинация буенча чәй тарихы турында презентацияне мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рузилә Шакирова әзерләде. Фестивальгә килгән кунакларга төрле шифалы үләннәрдән ясалган чәйләр тәкъдим ителде.

Җиденче номинациядә Фәнзилә Боярова тәмле һәм файдалы ризыклар турында сөйләде.  Ташкабактан ясалган  торт тәкъдим ителде. Бу торттан барлык кунаклар да авыз итте. Шунда ук аны әзерләү рецепты да аңлатып кителде”, - ди Гөлфия Хәсәновна.
 

Соңыннан район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Сәрия Батршина балалар белән сәламәтлек темасына әңгәмә үткәрде. Казан каласыннан кайткан күренекле якташыбыз, профессор Рафис Шәймәрданов та бу фестивальне башыннан ахырына кадәр карады һәм үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашып, спортның кеше тормышында сәламәтлек өчен иң кирәкле булуын аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев