Зәйдә яңа сезонның беренче ярминкәсе үтәчәк
Көз – муллык, бакча җимешләре өлгергән чор. Нәкъ менә шул вакытта көзге ярминкәләрнең башлануы бик урынлы.
Зәйдә дә яңа уңыштан сәүдә эшчәнлеген оештыру максатында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт ала. Бу сезонның беренче ярминкәсе иртәгә, 12 сентябрьдә – шимбә көнне була. Ярминкә, гадәттәгечә, “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда оештырыла.
Ул иртәнге сәгать 7дә башлана.
Нет комментариев