Куш-Елга авылында яшәүче тыл ветераны Кираметдин Имаметдинов 10 сентябрьдә 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Кираметдин бабайны олы юбилее белән район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев һәм Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Алия Гыйльфанова өенә барып котладылар, Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан - котлау открыткасы, район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләк тапшырдылар.
Тормыш юлы: авырлыкларны җиңеп, гаиләне саклап калган
Кираметдин Гыйләҗ улы 1926 елның 10 сентябрендә Куш-Елга авылында туган. Яшьтән үк авырлыкларны күп күргән ул. Әтисе – Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Әнисе сугыш елларында 1943 елда чирләп вафат булган. Гаиләдә дүрт бала үскән, иң олысы – Кираметдин. Әнисе үлгәндә аңа 16 яшь була. Үзеннән соң өч энекәш-сеңлекәшен үстерү Кираметдин өстенә кала. Иң кечеләренә 4 яшь була.
Сугыш бетәр алдыннан Кираметдинны да алалар. Алар Украинада өйрәнүләр уза. Тик кечкенә буйлы, ябык егет сугыш эченә керә алмый кала. Башта колхозда ат караучы булып эшли, аннан озак еллар кладовщик булып хезмәт куя. Әле ревизия комиссиясе составында төрле тикшерүләргә дә йөри.
100 яшендә дә шаянлыгын югалтмаган
Кираметдин Кадер авылыннан Зәйтүнә исемле кызга өйләнә. Зәйтүнә апа сугыштан соңгы елларда тракторчы булып эшли. Зәйтүнә апа матур тормыш иткәндә 69 яшендә үлеп китә. Имаметдиновлар гаиләсендә алты бала үсә. Бүгенге көндә шуларның бишесе исән-сау. Бабай кызы Наҗия белән улы Рәфик һәм килене Минзирә тәрбиясендә яши. Бу шимбәдә бабайны котларга барлык балалары, оныклары җыелачак. Инде олы кызы Наҗияга да 75 яшь.
-Әтиебез әле шушы 100 яшендә дә шаянлыгын саклап калды, еш кына шаяртып көлдереп ала. Шигырьләр укырга бик ярата иде. Аларны халык алдында яттан сөйли иде. Ә Сабантуйларда уртага чыгып, бик матур итеп бии иде, - дип сөйли кызы Наҗия.
Озак яшәүнең сере: шигырьдәге гади хакыйкать
Кираметдин бабайның иң яраткан шигыре – Шәүкәт Галиевның “Озак яшәүнең сере нидә?” Бу шигырьне укып, сез дә, кадерле уукчыларыбыз, уйланып-гыйбрәт алыгыз әле.
Менә бу яраткан шигырендә ул озак яшәвенең сере нидә булуын ачып та бирә.
Нет комментариев