Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Бура-Киртә авылыннан Фәһимә апа йорт тирәсен Яңа елга бизәгән

73 яшьлек Фәһимә Галләмова ел да йортлары каршын Кар бабай, Кар кызы, әкият геройлары белән бизи.

Яңа ел бәйрәмнәренә авылларны бизәү, төрле-төрле сыннар ясау районның күп авылларында күптәннән килгән матур традиция булып тора. Бура-Киртә авылында яшәүче Фәһимә апа Галләмова күп еллар йорты каршында Кыш бабай, Кар кызы, әкият персонажлары гәүдәләндерелгән кар сыннары ясый.
Бик матур, бик күркәм килеп чыга.
“Авылыбызга кергәндә безне Яңа ел бәйрәменә матур итеп бизәлгән Галләмовлар йорты каршы ала. Бу матурлык һәркемгә күңел күтәренкелеге бирә. Гүзәллекне тудыручы Фәһимә апа - тормышта да кешелекле, ярдәмчел кеше. Һәр елны “Яңа ел бизәкләре” конкурсында авылыбызда беренче урынны ала. Олы яшьтә булуына карамастан, кешеләргә матурлык өләшкән Фәһимә апага рәхмәт”, -ди авылдашы Җәннәт Гарифуллина.
Бу сыннарны һәркем сокланып карый. Алар күңел җылысын салып иҗат ителгән.

Фотолар шәхси архивтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

15

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    вот молодец Фэхимэ апа безнен, саулык, озын гомер бирсен апабызга

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Фэhимэ!!! Сина сэлэмэтлек телим!!!Сэлэмэт булсан барда була,Молодец, Рэхмэт сина!!! Накия.