Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акцияләр

Зәйнең Сармашбаш авылыннан “Яңа ел тәрәзәләре” акциясенә кушылдылар

Район мәдәният йорты игълан иткән “Яңа ел тәрәзәләре” акциясенә Сармашбаш авылыннан Роза Габдрахманова кушылды.

Роза Габдрахманова 32 ел мәктәптә башлангыч сыйныфларга белем бирә. Тормыш иптәше Фазыл белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Зәй шәһәрендә яшиләр, балалар үстерәләр. Роза Сармашбаш авылы мәдәният йортында уза торган барлык мәдәни чараларда актив катнаша. Сәхнәдән үзенең моңлы тавышы белән авылдашларын сөендерә. Фазыл белән Розаның ихатасына сокланырлык. Фазыл тәрәзә йөзлекләрен, өен татарча милли бизәкләр белән бизәгән. Кызганычка каршы, моннан 6 ел элек Фазыл бакыйлыкка күчкән.

-Тормыш иптәшем Фазыл исән чагында ук тәрәзәләребезне, ишегалларын Яңа ел бәйрәменә бизи торган идек. 5 оныгым бар. Хәзер йортны шулар өчен дип бизим.Безнең өчен Яңа ел бәйрәме һәрвакыт гаилә бәйрәме,- ди Роза Габдрахманова.
Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев