Зәйнең “Каенкай” бакчасы балалары өчпочмаклы хатлар язды
25 апрельдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеена «Каенкай» бакчасы балалары килде.
Очрашу музей заллары буйлап мавыктыргыч экскурсиядән башланды.
“Балалар бигрәк тә космонавтика елъязмасына мәңгегә кереп калган Чернушка эт-космонавт турында хикәяне игътибар белән тыңладылар. Мамонтларга һәм мәгарә аюына багышланган экспонатлар да кызыксыну уятты, алар балаларга безнең төбәкнең борынгы халкы дөньясын күз алдына китерергә мөмкинлек бирде. Шуннан соң Хәтер залында булып экспозиция белән таныштык, исемнәре тарихка мәңгегә язылган геройларның фотосурәтләрен, документларын һәм шәхси әйберләрен карадык. Биредә балаларга сугыш елларында элемтә һәм өмет символы булган өчпочмаклы хат язуның күңелгә үтеп керерлек тарихы турында сөйләдек. Балалар үзләре дә шундый хатлар язып карадылар, аларда хисләрен һәм теләкләрен җиткерделәр”, - ди музейның фәнни хезмәткәре Юлия Бутакова.
Бу экскурсия балаларның күңеләрендә онытылмас эз калдырды, тарихка кызыксыну һәм үз илең өчен горурлык хисе уятты.
Фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев