Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сарсаз-Баграж мәктәбенә «Чыршы бәйрәме» үткәрү өчен авыл Советы депутаты матди ярдәм күрсәтте

Мәктәптә «Чыршы» бәйрәмен үткәрүгә авыл Советы депутаты Валерий Утяганов акчалата ярдәм итте.

Яңа ел бәйрәмнәрен барыннан да бигрәк балалар көтеп ала. Кыш бабайны һәм аның бәйрәм бүләкләрен дә зарыгып көтеп торалар алар. Шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнеп, алдан ук бәйрәмгә әзерләнеп куялар.

26 декабрьдә Сарсаз-Баграж мәктәбендә дә «Чыршы бәйрәме» үтте. Укучылар, балалар бакчасы балалары Кыш бабай белән Кар кызына биеп тә, җырлап та, шигырьләр дә сөйләп күрсәттеләр. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, бәйрәм иттеләр. Кыш бабай бүләкләрен барлык балалар да алды. Актив укучыларга, бәйрәмгә стена газетасы чыгаручыларга аерым бүләкләр тапшырылды.

-Мәктәптә "Чыршы бәйрәме"н үткәрүгә авыл Советы депутаты Валерий Утяганов матди ярдәм күрсәтте. Валерий Николаевич читтә калмыйча, авылда Өлкәннәр көнен уздыруга һәм башка бәйрәмнәрдә дә үзеннән өлеш кертә. Без аңа бик рәхмәтле", — ди укытучы Петр Утяганов.

Фотолар мәктәптән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев