Сарсаз-Баграж мәдәният хезмәткәрләре госпитальләргә эчке киемнәр тегүен дәвам итәләр
Бу көннәрдә алар госпитальләргә җибәрү өчен эчке киемнәрнең чираттагы партиясен Зәйдәге гуманитар ярдәм җыю үзәгенә тапшырдылар.
"Игелек тегәбез" ирекле хәрәкәте - тегә белүче, битараф булмаган кешеләрнең берләшмәсе. Әлеге берләшмә Сарсаз-Баграж мәдәният йортында оешты. Алар яраланган солдатлар өчен эчке киемнәр тегеп, аларны госпитальләргә озата.
Мәдәният хезмәткәрләрен тукымалар белән авыл халкы тәэмин итә, аны үзләре өлге буенча кисәләр һәм тегәләр. Аннан үтүкләп, әзерләп куялар.
Элекке педагог Роза Герасимова биш елдан артык инде Сарсаз-Баграж авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Ул мәдәният йортында курчак театры оештырып, алар өчен уенчыклар, костюмнарны да үзе тегүгә алынды. Үзе артыннан башка мәдәният хезмәткәрләрен дә тартты. Махсус хәрби операция башлангач күп нәрсә үзгәрде. Узган елның көзендә госпитальләр өчен эчке киемнәр тегә башладылар.
– Ир-егетләребез исән-сау җиңеп кайтсыннар, дөньяда тынычлык урнашсын иде, – ди мәдәният хезмәткәрләре.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев