22 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
Зәйдә гражданнар җыенында нинди сораулар күтәрелде?
Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов шәһәрнең үзәк өлешендә, Шанхай, Воздвиженка, Кармалка микрорайоннарында яшәүчеләр белән очрашты. Җыенда узган елга йомгак ясадылар һәм агымдагы елга планнар турында фикер алыштылар.
-
Зәйле хәрби хезмәттән баш тарткан өчен зур штрафка тартыла
2025 елның язгы һәм көзге чакырылыш кампанияләре вакытында Зәй шәһәрендә яшәүче хәрби хезмәткә чакырылучы егет, хәрби комиссариаттан повестка ала, тик билгеләнгән срокларда егет хәрби комиссариатка килми, шул ук вакытта үзенең килмәвенең сәбәпләрен раслаучы бернинди документаль дәлилләр китерми.
-
Зәйдә халык җыенында актив педагогларга рәхмәт белдерелде
Кичә Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә район җитәкчелегенең халык белән очрашуы узды.
-
Югары Мәлемнең маскировка челтәрләре үрүчеләренә командирның Рәхмәт хаты тапшырылды
Югары Мәлем мәдәният йортында маскировка челтәрләрен 2022 елның ноябрендә үрә башладылар. Шул көннән бүгенгә кадәр 300дән артык челтәр үргәннәр.
-
Татарстанда күпфункцияле гаилә үзәкләренә 80нән артык гаилә мөрәҗәгать иткән
2025 елның декабрендә Татарстанда ике күп функцияле гаилә үзәге ачылды – Әлмәттә һәм Казанның Авиатөзелеш районында. Бу вакыт эчендә аларга Татарстанның 85 гаиләсе мөрәҗәгать иткән.
-
Татарстанда иң матур бизәлгән ишегалдын сайлыйлар
Конкурс материалларын «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси биттә #аунасводворе2026 хештегы белән урнаштырырга кирәк.
-
Зәй китапханәсендә «Илһам мизгелләре» күргәзмәсе эшли
20 гыйнварда Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә рәссам Ольга Новожилова белән иҗади очрашу булды.
-
Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Бүген «Энергетик» Мәдәният сараенда узган чарада хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган 7 якташыбызның орден-медальләре гаиләләренә тапшырылды.
-
Сезнең күпфатирлы йортыгызның «МАХ» чаты: мәсьәләләрне хәл итү өчен туры элемтә
Татарстан Республикасындагы күпфатирлы йортларның күпчелеге, ә бу 18200 йортның 15 меңе диярлек, хәзер аралашу өчен МАХ мессенджерында рәсми чатлардан файдаланалар.
-
Россия студентлары көне уңаеннан Татарстанда кайнар элемтә оештырыла
Ул 23 гыйнварда үтәчәк.
-
Зәйдә ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды
17 гыйнварда «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды.
-
Зәйнең 5нче мәктәбендә «Ышаныч телефоны» акциясе узды
Акция «Ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирү – баланың иминлегенә бер адым» девизы астында оештырылды.
-
Татарстанда кыяр һәм помидор бәяләре арткан
Сатып алучылар кәбестә, чөгендер һәм кишергә өстенлек бирә башлаган.
-
Зәйдә юл иминлеге сагы инспекторына һөҗүм иткән пассажир хатын-кыз хөкем ителде
Зәйдә исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе тоткарлангач, материалларны рәсмиләштерү вакытында салонда булган исерек пассажир хатын-кыз Дәүләт автоинспекциясе инспекторына һөҗүм итә.