Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең «Легенда» ансамбле Чаллыны яулады

“Легенда”лылар Чаллыдан гран-при, вице-гран-при һәм лауреатлар булып кайттылар.

«Легенда» хореография ансамбле (җитәкчесе  Наталья Яковлева) Чаллыда «Татарстан талантлары» конкурсында чыгыш ясады һәм зур җиңүләр яулады.

 «Загадка» төркеме  «Чиройли» үзбәк биюе өчен гран-прига лаек булды. Бу - конкурсның иң югары бүләге һәм ул зәйлеләр исәбендә!

«Элегия» төркеме — «Синий платочек» номеры өчен вице-гран-при. 

«Легенда» квартеты — «Испанский танец» өчен  I дәрәҗә лауреат. Аларның дәртле биюе нәкъ испанча бик матур килеп чыкты!

Аерым алганда, шундый зур коллективның лаеклы, бердәм һәм талантлы чыгыш ясавы сөенеч. Бу гомуми җиңү — балаларныкы да, аларның җитәкчесенеке дә һәм ярдәм итүче ата-аналарныкы да.

«Легенда»ны триумфы белән котлыйбыз! Алар Зәй районында талантлы балалар яшәвен исбатлый.

Фотолар “Энергетик” Мәдәният сараеннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев