Зәйдә осталар мәйдан тотты
Бүген Иске Зәй мәдәният йортында үзенчәлекле кул эшләреннән күзләр камашырлык иде.
Биредә беренче тапкыр район осталарының “Культурный код в ремесле” дип аталган декоратив-сәнгать эшләре фестиваль - бәйгесе үтте. Анда төрле кул эшләреннән бай күргәзмә күзәтергә, мастер-классларда кул эшләренә өйрәнергә, күңелеңә ошаган эшләрне сатып алырга да мөмкин булды. Мәдәният фойесын тутырган күз явын алырлык эшләрне 36 оста тәкъдим итте. Әлеге фестивальне оештыру идеясе район мәдәният йортлары җитәкчесе Гүзәлия Гатинаныкы. Ул алга таба әлеге үзенчәлекле сәнгать бәйрәмен ел саен үткәреп, традициягә әйләндерү планы турында әйтә.
- Бу безнең авылларыбызда сакланучы мәдәни мирасны, матур кул эшләре традицияләрен күрсәтү, таныту максатыннан да бик мөһим фестиваль дип исәплим. Моннан тыш, максатыбыз осталарыбызның бер-берсе белән аралашып, мәдәният йортында алып барылучы кул эшләре түгәрәкләре эшчәнлеге турында бер-берсеннән үрнәк алып эшләвен оештыру да. Бүген фестивальдә нәкъ менә үз мәдәният учакларында шундый матур түгәрәкләр оештырып эшләүче 36 оста эшләрен күрсәтә. Райондашларыбызның талантларына, булганлыкларына, матурлык тудыру өчен җан атуларына сокланып туймаслык. Фестиваль оештырылачагы турында мәгълүматны алдан ук бирдек, шуңа күрә, бүген кул эшләрен карарга килүчеләр дә шактый. Димәк, безнең иҗат җимешләре бирүче эшчәнлегебез әле алга таба да яшәячәк, яшь буынга үрнәк булырлык осталар барында, аларның эш үрнәкләрен күрсәтеп, җиткереп калу бик мөһим, - диде Гүзәлия ханым, фестивальнең максатларына тукталып.
Һәр авыл җирлегеннән осталарның бер урынга җыелып, матур эшләрен тәкъдим итүе бик тәэсирле, әлбәттә. Мәсәлән, Сәвәләй авылыннан Лариса Рябова белән Ләйлә Сабаева ротанг эше белән шөгыльләнәләр икән. Алар үргән кәрҗиннәр турында инде тирә-як авылларда да яхшы беләләр.
“Бүләкләргә тапшырырга дип заказлар бирүчеләр дә бар. Бер ел элек өйрәнгән идек бу эшкә, хәзер гел аерыласыбыз да килми, кәрҗиннәрне аз гына буш вакыт булуга үрергә керешәбез”, - диләр ханымнар.
Шулай ук әлеге төр кул эшләрен Түбән Лоҗыдан Рәсимә Хәйретдинова да үзләштергән. Ике ел элек интернеттан карап өйрәнгән хезмәтне йорттагы эшләрдән бушаган арада бик теләп башкара икән.
Дүрт-Мунча авылыннан Ольга Владимирова белән Люзирә Гайфуллина искиткеч чәчәкләр ясау белән мавыгалар.
“Без үзебезнең авыл мәдәният йортында балалар белән башта палас туку серләрен өйрәнеп, шушы шөгыль белән мавыктык, хәзер менә чәчәкләр ясау бөтен барлыгыбызны биләп алды. Тәмен белеп, рәхәт итеп ясыйбыз төрле чәчкәләрне”, - ди Люзирә.
Фестиваль-бәйгегә Югары Пәнәче авылыннан 84 яшьлек Илдус абый Хөсәенов та килгән. Ул аш бүлмәсе өчен кирәкле такталар, төрле башка агач эшләнмәләрен тәкъдим итә.
- Мин 17 яшемнән агачтан төрле әйберләр ясауга кереп киткән идем, бүгенге көнгә кадәр бу кызыксынуым басылмады. Урындыклар, өй өчен кирәк-яраклар, сувенирлар һ.б. әйберләр ясыйм. Үз хуҗалыгымда бәләкәй генә остаханә оештырдым да, буш вакыт булуга шунда кереп агач эшләнмәләр ясау белән мәш киләм, оныкларымны да өйрәтергә тырышам”, - дип сөйләде Илдус абый.
Ә менә яшь кул эшләре остасы Карман авылыннан Алия Мухасимова курчаклар ясауга өстенлек бирә икән. Аның курчаклары кибеттәгеләрдән дә матуррак. Тагын шунысы да бар Алия аларны төрле милләт халыклары киемнәрен тегеп кидертеп бизи.
- Моның өчен башта кайсы милләттән курчак әзерләргә теләсәм, шул милләтнең киемнәре бизәлешен өйрәнәм. Орнаментларны үзем ясыйм, аларны тәртип белән киемнәргә төшерәм, чигәсе урында чигәм, аплекация кирәк урында башта аны аерым ясыйм, аннан кисеп киемнәргә тегәм. Бик кызыклы, мавыктыргыч шөгыль. Үзем хәзер башка шәһәрдә яшәсәм дә, авылга кайтканда теләгән кешеләргә дә бу эшләрне башкарырга өйрәтәм, - дип елмая Алия.
Ул районыбызның кече яшьтән актив кызы булды. Җырларга да, биергә дә бик хирыс, әле менә “кулларыннан гөлләр дә тама икән”. Алия куүргәзмәгә үзе ясаган беренче эшне дә алып килгән, анда бер маэмай сурәтен чиккән кыз.
Иске Тәкмәк авылыннан Марина ханым Ермолаева үз авылы мәдәният йортында “Волшебный сундучок” дип исемләнгән кул эшләре түгәрәгенә балаларны да җәлеп иткән. Фестивальгә алар балалар белән җептән үреп ясалган чүпрәк курчаклар алып килгән иделәр, мастер-класс күрсәтеп аны үрү серләрен дә төшендерделәр.
Шулай ук мендәр тышлары, алъяпкычлар чигү осталары Югары Мәлемнән Разия апа һәм Имәнлебаштан Энҗе ханымнар да фестивальне матур эшләре белән бизәделәр.
Гомумән, кем янына гына килсәң дә, кайсы останың эшең карасаң да шаккатырлык. Алга таба без “Зәй офыклары” газетасын укучыларны әлеге осталар белән таныштырып барачакбыз, ә күпләре инде безнең газета битләрендә яктыртылды да.
Фестиваль-бәйгедә исә махсус жюри тарафыннан иң-иңнәр дә ачыкланды. Аларны төрле номинацияләрдә бүләкләү булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев