18 октябрьдә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Район тормышын юллардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз, димәк, әлеге тармакта эшләүчеләрнең җәмгыятьтә дә роле зур. Районыбызда юллар елдан-ел яхшыра бара. Монда “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юлчылары зур өлеш кертә. Аларның хезмәте – халыкның иминлеге һәм уңайлылыгы турында көндәлек кайгырту да ул.
Яшь белгеч Илдар Маляков һәм аның гаилә дәвамчанлыгы
Илдар Маляков Зәй автомобиль юллары идарәсендә мастер ярдәмчесе вазифасында 1,5 ел хезмәт куя. Ул – киләчәген юлчы һөнәре белән бәйләгән яшь белгеч.
Егет Зәй автомобиль юллары идарәсенә эшкә әтисе Рөстәм һәм абыйсы Ибраһим үрнәгендә килә.
«Мин балачактан юл төзелеше эшенең ничек оештырылуын күреп-аңлап үстем. Әтием Рөстәм Зәй юлы оешмасында трал йөртә: бу, мөгаен, иң авыр һәм җаваплы һөнәрләрнең берседер. Аның төп вазифасы булып төрле авыр техниканы юллар буенча күчереп йөртү тора. Абыем Ибраһим – производство эшләре буенча прораб, ул эшнең барлык нечкәлекләрен белә. Алар үрнәгендә мин дә юлчы һөнәрен сайладым», – дип сөйли Илдар.
Егет туган авылы Якты Күл мәктәбен тәмамлагач, Түбән Кама көллиятендә “юллар һәм аэродромнар төзү” белгечлеген үзләштергән. Кулына диплом алган егет башта Ватан алдында бурычын үтәп кайткан: армия хезмәтен Читада һәм Себердә элемтәче булып үткән. Бүгенге көндә 22 яшьлек егет алган белгечлеге буенча хезмәт куя.
«Диплом – ул башлангыч кына. Иң мөһиме – тәҗрибә. Мин һәр көнне олы яшьтәге хезмәттәшләремнән эшемнең нечкәлекләренә өйрәнәм һәм бу миңа ошый», – ди яшь белгеч.
Көндәлек хезмәт һәм җаваплылык
Аны эш кабинетында очратып булмый, чөнки ул һәрвакыт үзенең бригадасы белән юлда. Бу көннәрдә Иске Зәй бистәсе урамнарына асфальт юл салалар. Моңа кадәр районның башка авылларында юл салуда эшләгәннәр.
Аның вазифасына юллар төзү һәм ремонтлау эшләрен оештыру һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту, эшче бригадалар белән идарә итү, документлар төзү керә. Юл участогы мастеры юл эшләрен оештыруда һәм объектта куркынычсызлыкны тәэмин итүдә, шулай ук эшләрне башкару срокларын үтәүдә төп рольне уйный.
Җәен район юлларын тәртипкә китерсәләр, яңа юллар салып, ремонтласалар, кышын юлларны кардан чистарту, юлларның иминлеге тәэмин итү керә Илдар вазифасына. Ә иртә яздан юллардагы чокырларны ямауга, юл билгеләре урнаштыруга, юллар кырындагы чүпне җыюга керешәләр.
Илдарның бригадасында хатын-кызлар да эшли. Физик яктан авыр эштә гүзәл затлар белән бергә хезмәт кую авыр түгелме, дигән сорауга ул сабырлык һәм хөрмәт белән җавап бирде:
«Беләсезме, хатын-кызлар белән кайвакыт хәтта кайбер ир-егетләргә караганда да эшләү җиңелрәк булып чыга. Алар детальләргә игътибарлы, пөхтә, күрсәтмәләрне төгәл үтиләр. Юл эше өчен бу – зур өстенлек: биредә «чама белән» генә эшләп булмый, барысы да нормативлар буенча булырга тиеш», – ди ул.
Юлчылар хезмәтенең нәтиҗәсе һәм гаилә дәвамчанлыгы
Юлдан барганда, юл өслегенең тигез һәм шома, разметкаларның яңа, обочиналарның чиста булуы – бу юлчыларның тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе. «Татнефтедор»ның Зәй филиалы районның юл челтәрен елдан-ел яхшырта бара һәм Илдар кебек белгечләрнең өлеше монда аеруча кыйммәтле: бу гаилә дәвамчанлыгы, һөнәри белем һәм участокта көндәлек эшнең бергәлеге.
Нет комментариев