Шәхсән үз исемемнән һәм «Татнефтедор» ҖЧШнең Зәй автомобиль юллары идарәсе коллективы исеменнән һөнәри бәйрәмебез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннар!
Юл төзүче һөнәрен юкка гына иҗади дип атамыйлар: без салган юллар кешеләргә дистә еллар буе хезмәт итә. Безнең эш үзенчәлекле: без юл кагыйдәләре буенча яшибез – бер эш этабы тәмамланган җирдән, икенчесе башлана. Яздан алып соңгы көзгә кадәр вак таш, асфальт салу, юл билгеләре урнаштыру; кышын – юлларны кардан чис-тарту һәм бозлавыкка каршы көрәш. Монда «өлгермәдек» дигән сүз булырга тиеш түгел, чөнки һәр чакрым артында яхшы юлларга өмет баглаган кешеләр тора.
Бу сезон безнең өчен чын-чынлап нәтиҗәле булды: 33,5 километрда автомобиль юллары ремонтланды. Эшләр үзебезнең шәһәр-районда һәм Сарман районы торак пунктларында алып барылды.
Ел әйләнәсендә белгечләр, юлчылар региональ әһәмияттәге 416 километр юлны норматив хәлдә тоталар. Үзебезнең асфальт заводы бу сезонда 33,257 мең тонна асфальт-бетон катнашмасы җитештерде. Әлеге саннарның һәркайсы артында конкрет кешеләрнең көндәлек хезмәте, осталыгы hәм җаваплылыгы ята.
Бүгенге Зәй юлчылар коллективы – ул тәҗрибәле осталарның һәм һөнәргә яңа белемнәр, кыю карарлар алып килүче яшь белгечләрнең бердәм гаиләсе. Тәҗрибә кулдан-кулга тапшырыла. Иң җылы сүзләрне тармак ветераннарына юллыйбыз: сезнең хезмәтегез һәм һөнәргә тугрылыгыгыз – районның барлык юл хуҗалыгы таянган төп нигез.
Намуслы хезмәтегез, сыйфатлы юллар өчен һәрберегезгә рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим. Эшегез шатлык китерсен, өйдә сезне җылылык белән көтсеннәр, ә юлларда теләсә нинди һава торышында да тәртип булсын! Яңа hөнәри җиңүләр көтсен алда!
Хөрмәт белән «Татнефтедор» ҖЧШнең Зәй автомобиль юллары идарәсе башлыгы Дмитрий Шашин.
Нет комментариев