Зәй музеенда рәссамның юбилей күргәзмәсе
Бүген Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты Сергей Цыгановның 65 яшьлек юбилеена һәм иҗатына 45 ел тулуга багышланган җылы эчтәлекле чара үтте. Биредә рәссамның «Күңел чагылышы» күргәзмәсе дә ачылды.
Сергей Александровичны гомеренең күркәм бәйрәме белән тәбрикләргә, аның иҗат эшләрен күреп сокланырга килгән зәйлеләр шактый иде. Туган як табигатен, аның кешеләрен, тарихи мизгелләрне рәссам яссылыгына төшерергә яраткан бу мөхтәрәм затны туган җирендә зурлыйлар, яраталар.
Сергей Цыганов 1959 елның 30 гыйнваренда Зәйдә туа. Хезмәт эшчәнлеген ул 1977 елда электромонтажчы һөнәрендә башлый. Әмма кече яшьтән рәсем сәнгате аны үзенә җәлеп иткән була. Иҗат белән януын тагын да шомарту нияте белән ул Мәскәүнең Надежда Крупская исемендәге халык сәнгате университетының рәсем һәм графика бүлегенә укырга керә. Аны 1984 елда уңышлы тәмамлагач, рәссамлык эшчәнлеген киң кырлы алып баруга керешә. Автоагрегат заводы рәссамы була, баш архитектор остаханәсендә эшли.
— Беренче эшләрем Баграж авыл җирлегендә урманнар, табигать күренешләрен ясаудан башланды. Бүгенге көндә 200дән артык эшем бар. Бүген менә музейдагы шәхси күргәзмәмә 20дән артык картинаны алып килдем. Анда минем күңелем яткан туган як күренешләре һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеева урын алды. Мөхтәрәм ветеранның портретын эшләү теләге күптән бар иде. Ул минем әбиемнең якын дусты булды, портрет ясау өчен бер сәгатьтән артык утырып торган мөхтәрәм затка бик рәхмәтлемен. Соңыннан эшне төгәлләү өчен мин аны фотога төшереп алдым да, күкрәгендәге медальләрен фотодан карап ясадым, — дип тәмләп сөйли Сергей Александрович.
Район башлыгы исеменнән котлау сүзләрен җиткергән Елена Недошивина да аның шушы кыска гына вакыт эчендә күпме эш башкарганын, туган як тарихын үз рәсемнәрендә чагылдыруын, моның киләчәк буынга зур иҗат мирасы булуын әйтте.
«Мин шәхсән сезнең эшләрегезгә сокланам. Сез чын мәгънәсендә кече Ватаныбызның патриоты. Районыбызның тарихи урыннарын берничә кабат, еллар үткәч картиналарга күчерә баруыгыз ул безгә тормышыбызның ничек үзгәрә баруы турында сөйли. Һәм иң мөһиме алар мәңгелек», — диде Елена Владимировна.
Шулай ук рәссамны шәһәр сәнгать мәктәбе педагоглары исеменнән Сергей Дмитриев, сынлы сәнгать остасы Равил Әхәтов, якыннары, дуслары тәбрикләде. Ә музейның өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Симонова рәссамның иҗат эше барышын тасвирлаган район басмасында басылып чыккан язманы укып тәэсирләндерде. Анда кышкы салкын көндә рәссамның туган ягы табигатен ясарга чыгуы турында сөйләнә.
— Шәһәрнең туган як тарихын өйрәнү музее юкка гына җирле рәссамнарыбыз эшләреннән күргәзмәләр оештырырга алынмады. Чөнки алар безнең төбәк тарихын тасвирлаучылар. Бүгенге көндә Сергей Александровичның Зәй төбәген чагылдырган 33 эше безнең музей фондында саклана. Алар тарихчы Сергей Малахов белән дә кулга-кул тотынышып эшләп, тарихи мизгелләрне картиналарга күчерүне гамәлгә ашырдылар, — диде Людмила Николаевна.
Тормыш иптәшенең матур гомер мизгелен Татьяна Цыганова да уртаклашты, ул рәссамның иҗат вакытында тынычлыкны яратуын ассызыклады.
«Минем өчен иремә иҗат итәргә тулы шартлар тудыру һәрчак рәхәтлек бирде. Аның эшләрен беренче күрүче булуым белән дә горурланам», — ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев