Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә җиңел атлетика буенча «Алтын көз-2025» ачык шәһәр беренчелеге үтте

23-24 сентябрьдә Зәйнең “Энергия” стадионында укучылар арасында “Алтын көз-2025” җиңел атлетика буенча шәһәр беренчелегенә ярышлар узды. Ул илдә Ватанны саклаучылар елына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Зәй муниципаль районында Хәтер һәм дан елына багышлап оештырылды. Ярышлар “Россиягә спорт” дәүләт программасы кысаларында үтте.

Яшь спортчылар киеренке ярышларда үз көчләрен һәм чыдамлыгын күрсәтте. Беренчелек кысаларында 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен 300 метр дистанциягә һәм 7,8 нче сыйныфлар, 9-11 сыйныф кызлары өчен 400 метрга йөгереш булды.  9-11 нче сыйныф егетләре  600 метр дистанциягә ярышты.  Чарада 190нан артык укучы катнашты.
Оештыручылар патриотизм һәм тарихка хөрмәт тәрбияләү ысулы буларак истәлекле даталарга багышланган спорт вакыйгаларының мөһимлеген ассызыкладылар. Җиңүчеләр медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.
Ярышлар иң көчле спортчыларны ачыклап кына калмады, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, балалар спортын үстерүгә һәм яшь атлетлар арасында дустанә элемтәләрне ныгытуга да ярдәм итте.

Ярышлар нәтиҗәләре:
5 нче сыйныфлар арасында:
Кызлар:
1 урын - Яранцева Елизавета (4 нче мәктәп)
2 урын - Вәлиева Диләрә (6 нчы мәктәп)
3 урын - Хәмидуллина Наилә (Югары Шепкә)
Малайлар:
1 урын - Амёхин Ярослав (4 нче мәктәп)
2 урын - Кудряшов Данил (4нче мәктәп)
3 урын - Слепцов Кирилл (3нче мәктәп)
6 нчы сыйныфлар арасында:
Кызлар:
1 урын - Николаева Анастасия (7 нче мәктәп)
2 урын - Степанова Арина (7 нче мәктәп)
3 нче урын - (7 нче мәктәп)
Малайлар:
1 урын - Юнисов Ярослав (2 нче мәктәп)
2 урын - Уразайкин Дмитрий (2нче мәктәп)
3 урын - Рогов Артур (4 нче мәктәп)
7 нче сыйныфлар арасында:
Кызлар:
1 урын - Фәршатова Адилә (4нче мәктәп)
2 урын - Гыйбадуллина Амалия (Югары Шепкә)
3 урын - Кубышкин Алиса (4нче мәктәп)
Малайлар:
1 урын - Храмов Максим (7 нче мәктәп)
2 урын - Нәфыйков Әмир (7 нче мәктәп)
3 урын - Ярцев Андрей (4нче мәктәп)
8 нче сыйныфлар арасында:
Кызлар:
1 урын - Норкина София
2 урын - Йосыпова Диләрә
3 урын - Тимеркаева Элина
Егетләр:
1 урын - Култаев Егор
2 урын - Евсеев Андрей
3 урын - Рыбаков Артем
9-11 сыйныфлар арасында:
Кызлар:
1 урын - Хәсәншина Дарина
2 урын - Харитонова Инесса
3 урын - Ханнанова Рамилә
Егетләр:
1 урын - Комендант Максим
2 урын - Кильганов Максим
3 урын - Насыйров Нияз
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев