26 сентябрь 2025 яңалыклары
-
26 сентябрьгә «Хәбәрләр» чыгарылышы
Видеоязмаларда район тормышы.
-
Мәскәү кунагыннан тәҗрибә тупладылар
“Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тренинг узды.
-
Күренекле мәгърифәтчене искә алдылар
Зәйдә Таҗетдин Ялчыгол укулары узды.
-
Яшь зәйлеләрне әдәби бәйгедә катнашырга чакыралар
Актаныш муниципаль районы ТАССР ның халык шагыйре Гамил Афзал исемендәге «Яшьләр каләме” республика фестивале кысаларында проза һәм шигырь бәйгесе игълан итә. Бәйгедә, Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән татар телендә иҗат итүче балалар катнаша ала.
-
Зәйдә җиңел атлетика буенча «Алтын көз-2025» ачык шәһәр беренчелеге үтте
23-24 сентябрьдә Зәйнең “Энергия” стадионында укучылар арасында “Алтын көз-2025” җиңел атлетика буенча шәһәр беренчелегенә ярышлар узды. Ул илдә Ватанны саклаучылар елына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Зәй муниципаль районында Хәтер һәм дан елына багышлап оештырылды. Ярышлар “Россиягә спорт” дәүләт программасы кысаларында үтте.
-
Зәй табиб-эндокринологы 40 яшьтән соң даими тикшеренергә куша
Хәзерге тормыш ритмында без еш кына сәламәтлек турында кайгыртуны кичектерә киләбез. Ә белгечләр нәкъ менә авыруны иртә стадиядә ачыклау өчен даими саулыкны күзәтеп торырга киңәш итәләр. Моның өчен иң нәтиҗәле инструментларның берсе – диспансеризация. Бу хакта Зәй районы үзәк дәваханәсе табиб-эндокринологы Регина Усманова белән сөйләштек.
-
Казан галимнәре Зәй төбәген өйрәнә
Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар халкының рухи һәм милли-мәдәни мирасын барлау, туплау, өйрәнү өчен Зәй районына экспедициягә килде.
-
Зәй ГРЭСы белгечләре сабыйларга куркынычсызлык дәресе уздырды
Зәйнең ГРЭС предприятиесе белгечләре үз һөнәрләре белән балаларны кече яшьтән таныштырып үстерүгә игътибарлы. Бу көннәрдә шундый чара шәһәрнең “Зәңгәр чәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен үткәрелде.
-
«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты Зәй районы авылларында яшәүче өлкәннәр сәламәтлекләрен тикшерә
«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында Зәй районында халыкны диспансерлаштыру буенча киң күләмле эш алып барыла.
-
Зәй районы Сәвәләй мәктәбендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы өйрәтәләр
Сәвәләй мәктәбенең яшь инспекторлар отряды агитбригадасы укучылар алдында чыгыш ясады. Күптән түгел район күләмендә узган яшь инспекторлар отряды бәйгесендә Сәвәләй командасы икенче урынны алуга ирешкән иде. Шул уңайдан команданы тәбрикләргә мәктәпкә, ярышны оештыручыларның берсе “Юл куркынычсызлыгы” фонды район бүлеге башлыгы Вадим Иванов килде.
-
Зәй районында көзге санитар чистарту икеайлыгы бара
Районда көзге тәртипкә салу эше старт алды. 1 сентябрьдән алып һәр оешма-предприятие, учреждениеләр коллективлары үз территорияләрендә, шәһәр урамнарында санитар чистартуга кереште.