Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Сабыйлар ГТО нормативлары тапшырды

15 октябрьдә Зәйнең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды.

Бу спорт бәйрәмендә «Урман әкияте», «Энҗе», «Салават күпере», «Кыңгырау чәчәк», «Якты коңгыз» һәм «Теремкәй» балалар бакчаларыннан командалар катнашты. Һәр командадан биш яшь спортчы чыгыш ясады.

Фестиваль дәвамында катнашучылар үзләренең җитезлекләрен, көчләрен һәм чыдамлыкларын күрсәттеләр, иң яхшылар исеме өчен ярыштылар. Киеренке һәм мавыктыргыч көрәштән соң җиңүчеләр билгеләнде:

1 урынны - "Салават күпере",  2 урынны - "Якты коңгыз",  3 урынны - "Урман әкияте" балалар бакчасы командалары алды.
Шәхси беренчелектә малайлардан Айнур Шиһапов – I, Әмир Әхмәтшин – II, Богдан Храмов -  III урынны алдылар. Кызлардан Таисия Нечаева  – I, Ксения Куприянова – II, Эльза Гаврилова -  III урынны яуладылар.

фотолар спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев