21 октябрь 2025 яңалыклары
-
Зәй хәбәрләре. 21 октябрь чыгарылышы
.
-
Зәйдә укучылар ел фасыллары бәйрәмнәре аша халык авыз иҗатын өйрәнә
Бүген Зәйнең 6нчы мәктәбендә “Сөмбелә” бәйрәмен үзенчәлекле чара белән билгеләп үттеләр.
-
Зәй көрәшчеләре – бронза призерлар
15-16 октябрьдә Менделеевск шәһәрендә атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Галимов Ибраһим Миндәр улы һәм атказанган физик культура хезмәткәре Гыйльманов Минхәлит Гәрәевич истәлегенә билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары булып узды.
-
«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе эфирында «Геройлар» сериясе күрсәтелә башлады
«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе тарафыннан ясалма фәһем кулланып әзерләнгән татар телендә «Геройлар» сериясе күрсәтелә башлады.
-
Зәйдән Николай Захаров – “Кубок Челны” җиңүчесе
Районыбызның ветеран спортчысы Николай Захаровка сокланмый мөмкин түгел.
-
Татарстан экология өлкәсенә күпме акча керткәне билгеле булды
Җиде ел эчендә Татарстанда табигатьне саклауга 71,8 млрд сум сарыф иткәннәр
-
Имәнлебаш китапханәсендә шагыйрә Фәридә Сәхәбиева белән очрашу узды
20 октябрьдә Имәнлебаш авылы китапханәсендә «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, язучы, шагыйрә, ике китап авторы, композитор, 80 нән артык җыр авторы, рәссам, «Чаллы сиреньнәре» конкурсында үзешчән рәссамнар арасында 1нче дәрәҗәле лауреат Дипломы белән бүләкләнгән, Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге медаль иясе, «Чаллы өстендә аккошлар» дип аталган Бөтенроссия шигърият бәйгесе финалисты, җырчы, автор-башкаручы , «Яшь йөрәкләр» фестивале лауреаты Фәридә Сәхәбиева белән очрашу бик жанлы узды.
-
Ул - мәңге безнең күңелләрдә: Зәйдә Ринат Фәрдиевны искә алдылар
Көрәш турниры ачылышына кадәр кунаклар Ринат Фәрдиев истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
-
ОСАГО полисы компенсациясен агымдагы елда Татарстанда 638 кеше алды
Быел Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 638 инвалидка ОСАГО буенча компенсация күчергән. Түләү күләме иминият полисы бәясенең яртысын тәшкил итә.
-
Татарстанда 32 бала көтүче студент хатын-кызлар бер кат бирелүче түләүгә гариза язган
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Рәис Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә Татарстанда көндезге формада укучы һәм йөкле буларак учетка баскан хатын-кызлар өчен социаль ярдәмнең яңа республика чарасы билгеләнде. 100 мең сумлык түләү бер тапкыр бирелә.
-
Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш ярышы кунаклары Зәй үсешен бәяләделәр
Мәртәбәле кунаклар Зәйнең мөһим социаль объектларының эшчәнлеге белән таныштылар.
-
Зәй политехник көллиятенең беренче курс студентлары эзтабарлар хәрәкәте турында күбрәк белделәр
“Гвардия» эзтабарлар отряды әгъзалары студентларны үз сафларына чакырды.
-
Сабыйлар ГТО нормативлары тапшырды
15 октябрьдә Зәйнең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды.
-
Кайбер татарстанлылар ноябрь аенда хезмәт хакын гадәттәгедән иртәрәк алачак
Татарстанда яшәүчеләрнең көзнең соңгы аенда озын ял көннәре булачак – 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр. Бу халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү белән бәйле. Моннан тыш, ТР Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, 6 ноябрь ял көне булачак.
-
Зәйнең Бигеш авылында чисталыкка игътибарлылар
Бу көннәрдә Бигеш мәдәният йорты хезмәткәрләре элеккеге мәктәп территориясе урынын чүп-чардан арындырдылар.