Җәмил — көмеш призер
29-30 ноябрьдә Әлмәттә Россиянең спорт мастеры Ильяс Галимов истәлегенә көрәш буенча республика турниры үтте.
Анда Зәй көрәшчесе Җәмил Ибраһимов үз үлчәү категориясендә икенче урын алды.
«Ярышлар 2003-2005 һәм 2006-2008 елларда туганнар арасында барды. 11 үлчәү категориясендә сынау узды. Егетләрнең араларында 120 кг. га кадәр булганнары да бар иде. Ә иң күп көрәшчеләр Җәмил категориясенә туры килде. Аның көндәшләрен җиңеп көмеш медальгә ия булуына шатмын», — ди тренеры Айрат Минһаҗев.
фотолар спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев