Зәй табиб-эндокринологы 40 яшьтән соң даими тикшеренергә куша
Хәзерге тормыш ритмында без еш кына сәламәтлек турында кайгыртуны кичектерә киләбез. Ә белгечләр нәкъ менә авыруны иртә стадиядә ачыклау өчен даими саулыкны күзәтеп торырга киңәш итәләр. Моның өчен иң нәтиҗәле инструментларның берсе – диспансеризация. Бу хакта Зәй районы үзәк дәваханәсе табиб-эндокринологы Регина Усманова белән сөйләштек.
- Регина Рамилевна, сөйләгез әле, диспансеризация вакытында эндокринологиягә бәйле нинди авырулар еш ачыклана?
- Диспансерлаштыру кысаларында без бик күп мөһим үзгәрешләргә диагноз куя алабыз. Барыннан да элек, бу симерү. Артык авырлык диспансеризациянең беренче этабында – пациентның буен һәм авырлыгын үлчәгәндә билгеләнә. Алга таба без шикәр диабетын ачыклау өчен тикшерүләр уздырабыз. Шулай ук пациент белән әңгәмә барышында калкансыман бизнең патологиясен дә белергә мөмкин, шик туганда пациент кичекмәстән тирәнрәк тикшерүләр узарга җибәрелә. Бу без игътибар иткән төп һәм иң еш очрый торган проблемалар.
- Ә шикәр чире белән авыручылар күпме?
- Шикәр чире көн саен диярлек ачыклана. Балаларда бу авыру, дөрес сирәгрәк очрый. Балалар нигездә беренче типтагы диабеттан интегә, ягъни ул инсулинга бәйлелектә булу. Әмма бүген без тагын бер борчулы тенденцияне күзәтәбез, балалар арасында зур гәүдә авырлыгы булучылар саны арта. Артык авырлыктагы балалар шактый, һәм, кызганыч, диабет алды һәм хәтта икенче типтагы шикәр диабеты очраклары да очрый, ә элек андый хәл күзәтелми иде.
- Укучыларыбызга нинди киңәшләр бирәсез?
- Төп киңәш: үзеңнең организмыңда аз гына үзгәреш тойганда да, куркыныч факторларны бетерү өчен медицина күзәтүе үтәргә кирәк. Әгәр гаиләдә шикәр чире белән авыручы туганнар (әбиләр, бабайлар, ата-аналар) бар икән, сез инде куркыныч төркемендә. Өстәмә хәвефле сигналлар булып артык авырлык, симерү, шулай ук гипертония, инфаркт яки инсульт кебек авырулар тора. Яшь шулай ук әһәмияткә ия. Без 40 яшьтән өлкәнрәк булган барлык кешеләргә ел саен ач карынга глюкозага кан анализы тапшырырга киңәш итәбез. Бу бик мөһим.
- Шулай да кайбер кешеләр диспансеризацияне игътибарсыз калдыралар, аны вакыт әрәм итү дип саныйлар. Сез андый кешеләргә нәрсә әйтер идегез?
- Диспансерлаштыруны һичшиксез елга бер тапкыр узарга кирәк. Бу киләчәктә инвалидлыкка һәм җитди авыруларга китерү куркынычын киметүнең иң нәтиҗәле ысулы. Бу сезнең сәламәт киләчәгегезгә инвестиция.
- Ни өчен нәкъ менә кырык яшьтән соң диспансеризацияне ел саен узарга киңәш итәләр?
- Әйе, кырык яшьтән соң чыннан да ел саен тикшеренергә кирәк. Бу яшьтән соң кеше организмы кискен үзгәрешләр кичерү чоры, шуннан соң күп кенә хроник авырулар үсеше куркынычы арта. Шуңа күрә сәламәтлеккә даими контроль кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев