Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең яшь пианистлары «Allegro»бәйгесендә җиңү яулады

15 ноябрьдә Түбән Камада «Allegro» пианистларның IV төбәк конкурсы узды. Зәй балалар музыка мәктәбен Елена Кускова һәм Татьяна Жигалова укучылары лаеклы тәкъдим итте.

 II дәрәҗә лауреатлары:

Әхмәтҗанова Ясминә (А төркеме)
Боровой Александр (Д төркеме)

 III дәрәҗә лауреатлары:

Сильянова Александра (А төркеме)
Терентьев Артем (Б төркеме)
Барсегян Офелия (Г төркеме)
Гаджикадиева Фатыйма (Г төркеме)

Җиңүчеләрне әзерләгән педагогларга хөрмәт йөзеннән  оештыру комитетының рәхмәт хатлары тапшырылды. 

- Музыкага мәхәббәт, тырышлык, укытучылар җитәкчелеге астында югары һөнәри белем һәм тәрбия үзенең яхшы нәтиҗәләрен  бирә,- ди бәйгене оештыручылар. 

Без дә  яшь пианистларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба тукталып калмавыгызны, яңа иҗади үрләр яулавыгызны һәм һәрвакыт музыка белән гармониядә булуыгызны телибез!

фото музыка мәктәбеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев