Зәйдә район мәдәният йорты оештырган фестивальләрдә җиңүчеләрне бүләкләделәр
Яңа ел алдыннан район мәдәният йортында 2024 елда Зәй муниципаль районында үткәрелгән фестивальләрдә җиңүчеләрне бүләкләү буенча тантаналы чара узды.
2024 ел Зәй муниципаль районында Батырлык һәм бердәмлек елы шигаре астында узды. Шул уңайдан район мәдәният йорты 23 гыйнвар — 28 февральдә авыл мәдәният йортлары арасында «Театр призмасы аша батырлык» фестиваль-конкурсын уздырды.
«Фестиваль барышында хәрби-патриотик темага 32 спектакль күрсәтелде. Аларның барысы да бүгенге көндә бик тә актуаль булган Ватанны яклау, батырлык, тылдагы хезмәт турында иде. Үзешчәннәрнең һәм мәдәният хезмәткәрләренең сәхнәдә уйнаулары һич тә артистларныкыннан ким булмады», — ди район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина.
«Театр призмасы аша батырлык» фестиваль-конкурсында Әхмәт һәм Ал. Бистәсе мәдәният йортлары беренче урынны алды. Карманлылар һәм түбәнбишлеләр — II, Дүрт-Мунча һәм Аксар мәдәният йортлары III урында.
10 октябрьдән 11 ноябрьгә кадәр Россиядә Гаилә елы уңаеннан «Ел гаиләсе-2024» онлайн фестивале оештырылды. Гаилә фестивалендә 22 авыл җирлегеннән 30 гаилә катнашты.
«Һәр гаилә авыл мәдәният йортлары һәм клублары хезмәткәрләре белән бергәләп презентация әзерләделәр, анда гаиләләр үзләренең көнкүреше, гореф-гадәтләре, йолаларын, аш-суга осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен, һөнәри эшчәнлегендәге казанышларын һәм Зәй муниципаль районы үсешенә керткән өлешләрен күрсәтте», — ди Гүзәлия Мөсәвировна.
«Ел гаиләсе-2024» онлайн фестивалендә Сарсаз-Баграждан Харитоновлар гаиләсе җиңү яулады. Югары Мәлемнән Галиуллиннар һәм Дүрт-Мунчадан Уразмановлар II урынны алды. Урсайдан Ямаевлар һәм Түбән Биштән Кузнецовлар III урынга чыкты.
Барлык җиңүчеләргә һәм катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Фотолар район мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев