Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә язучы Гурий Тавлинны искә алу кичәсе узачак

Чараны Казанның Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге оештыра.

24 ноябрьдә 13:00 сәгатьтә Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда язучы Гурий Тавлинның тууына 100 ел тулуга багышланган «Таулар моңы» дип исемләнгән искә алу кичәсе узачак.

Кичә барышында Гурий Тавлинның әсәрләреннән өзекләр укылачак, театральләштерелгән чыгышлар күрсәтеләчәк, язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган җылы хатирәләр яңгыраячак.

Гурий Иванович Тавлин 1925 елның 25 декабрендә Зәй районы Урта Баграж авылында туган. Ул — Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Якташ язучыбызның рухи мирасы белән бәйле бу очрашуда барыгызны да көтеп калабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев