Зәй укучылары фортепианода уйнау бәйгесендә катнашты
Зәй музыка мәктәбендә укучылар өчен дә, педагогик коллектив өчен дә иҗади потенциалны тормышка ашыру өчен барлык шартлар да тудырыла.
Бу көннәрдә биредә «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Йөрәктән-йөрәккә» дип аталган мәктәпкүләм фортепиано уены конкурс уздырылды. Анда халык, оркестр, хор бүлекләре укучылары катнашты. Алар өчен фортепиано өстәмә уен коралы булса да, яраткан инструмент булып тора. Конкурста катнашучыларның репертуарын төрле жанрдагы программа әсәрләре тәшкил итте.
Конкурс тыңлаулары тәмамлангач, фортепиано бүлеге укытучыларыннан торган абруйлы жюри конкурска йомгак ясады. Конкурста катнашучыларның барысы да татлы бүләкләр генә түгел, ә әти-әниләренең һәм педагогларының көчле алкышларын да алдылар.
Музыка мәктәбе директоры вазифаларын башкаручы Людмила Мингалиева сүзләренә караганда, мондый конкурслар үткәрү «Мәдәният» илкүләм проектының төп бурычларын тормышка ашыра — мәдәни байлыклардан файдалану мөмкинлеген, гражданнар өчен мәдәни кыйммәтләр булдыруда катнашу мөмкинлекләрен киңәйтү булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев