Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй китапханәсендә «Илһам мизгелләре» күргәзмәсе эшли

20 гыйнварда Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә рәссам Ольга Новожилова белән иҗади очрашу булды.

Анда рәссамның иҗатына гашыйклар, иҗатташ дуслары,  хезмәттәшләре, шәһәребез рәссамнары җыелды. Очрашу “Илһам мизгелләре” күргәзмәсен ачу тантанасы да иде. 

Ольга  Васильевна тантанада кунаклар белән үзенең рәссам буларак формалашуы турындагы күңелгә үтеп керерлек тарихы белән уртаклашты, тормышындагы якты мизгелләрне искә төшерде. Гомумән, Ольга  Новожилова рәсем сәнгате белән ныклап  2017 елдан гына шөгыльләнә  башлаган. Кыска гына вакыт эчендә ул һәвәскәр сәнгатьтән профессиональ сәнгатькә кадәр юл үтә. 2021 елда Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы булды. 

Кичә дәвамында рәссамга хезмәттәшләреннән, шул исәптән рәссамнар Лима Букина һәм Эльвира Исәнбердиновадан җылы  котлаулар яңгырады. Халык артисты һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, популяр композитор һәм җырчы, продюсер, Яр Чаллы муниципаль берәмлеге шәҺәр Советы депутаты Виталий  Агапов  чарада катнашып рәссамга тирән хөрмәтен белдерде. 

 Кичәнең кульминациясе  Ольга  Васильевнаның бер эшен китапханәгә бүләк итүе булды. 

Ә “Илһам мизгелләре” күргәзмәсе китапханәгә килүчеләрне гыйнвар ахырына кадәр сөендерәчәк. Рәссам иҗаты белән танышу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

фотолар үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев