Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Укучыларга вокалист һөнәре турында сөйләделәр

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Яшьтәш» профориентация клубы эшчәнлеге кысаларында вокал буенча педагог Диана Чернова балаларга үзенчәлекле дәрес бирде.

Очрашуда шәһәрнең 2нче мәктәбе VIII Б сыйныфы укучылары катнашты. Диана Евгеньевна укучыларга вокал буенча педагог һөнәре һәм педагог-психолог буларак та кызыклы юнәлеш турында сөйләде. Җырчы өчен иң мөһиме сулыш органнарының сәламәт булуы, дөрес тын ала белү, диде ул. Һәм вокалист һөнәре, аның өчен кайда белем алу, үзеңне бу һөнәргә кече яшьтән әзерләү буенча киңәшләрен бирде. Соңыннан матур итеп «Кукушка» җырын башкарды.

фотолар үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев