Сәвәләйдә балалар спектакль куйды
Алар Борис Васильевның «А зори здесь тихие...» әсәрен сәхнәләштерде.
Спектакльне мәдәният йорты хезмәткәрләре Ватанпәрвәрлек һәм бердәмлек елы уңаеннан район театр сәнгате фестивале кысаларында әзерләде.
Күбебез өчен бу әсәр һәм аның буенча төшерелгән фильм яхшы таныш булса да, спектакль тамашачыларга сугыш еллары атмосферасын тоярга мөмкинлек биреп, зур тәэсир калдырды. Ул дәһшәтле елларда ирләр белән бергә япь-яшь кызлар да кулына корал алып Ватанны саклаган.

Шунысын да ассызыкларга кирәк, Сәвәләй мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән эшләүгә, яшьләрне мәдәнияткә тартуга зур көч куя. Әлеге спектакльдә дә рольләрне балалар башкарды. Алар бу ике пәрдәле сугыш турында драманың төп геройлары булдылар.
Рита Осянина (әлеге рольне Камила Шангина уйнады), Женя Комелькова (Софья Рябова), Соня Гурвич (Арина Сабаева), Лиза Бричкина (Ульяна Москова), Галя Четвертак (Анастасия Рябова), Васков (Ринас Сабаев) сугышның бер күренешен генә яктыртып, җиңүнең нинди зур корбаннар бәрабәренә яулануын күрсәттеләр.
Жюри һәм авыл халкы тарафыннан спектакль җылы кабул ителде, тамашачының күңел түренә үтеп керде.
-Районда игълан ителгән Ватанпәрвәрлек һәм бердәмлек елы кысаларында әлеге спектакльне сәхнәләштерү олы мәгънәгә ия. Балалар рольләрен бик оста башкардылар, һәр образны тулы итеп ачып бирделәр. Тамашачылар спектакльне яратып кабул иттеләр, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев