22 март 2026 яңалыклары
-
Якын көннәрдә җылы һәм аяз һава торышы вәгъдә итә синоптиклар
Гидрометеоүзәктә атна башында Татарстанда һава торышының ничек үзгәрәчәге турында сөйләделәр.
-
«Эзләдем, бәгърем, сине» җыры авторы Сәйяр Хәбибуллин вафат булган
Танылган татар композиторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Сәйяр Хәбибуллин 96 яшендә вафат булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә хәбәр иттеләр.
-
Бер атна эчендә бензинның бар төрләре дә кыйммәтләнгән
Татарстанда 2-10 март көннәрендә бензин бәяләре арту теркәлгән.
-
Татарстанда кыяр белән балалар ризыгының бәяләре төшкән
Татарстан кибетләрендә 10-16 март көннәрендә кайбер продуктларга бәяләр төшү теркәлгән, яңа өлгергән кыярлар бераз арзанайган.
-
Әти-әниләр имтихан тапшырачак
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларының йомгаклау аттестацияләре ничек үтүен күзаллау өчен әти-әниләргә имтихан тапшырып карау мөмкинлеге тудырыла.
-
Татарстанда тәүлек эчендә биш янгын булган — шуларның өчесе торак йортларда
21 мартта Татарстан Дәүләт янгынга каршы хезмәте бүлекчәләре берничә оператив чара үткәрде.
-
Өй янында күгәрчен ашаткан өчен штраф салырга мөмкиннәр
Торак йортлар янында күгәрченнәрне ашату административ җаваплылыкка һәм 3 мең сумга кадәр штрафка китерергә мөмкин. Бу хакта юрист Ольга Ошкина белдергән.
-
Зәйдә “Янмый торган купина” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Бүләкләү тантаналары “Теремкәй”, “Тылсымлы әкият”, “Уймак кыз”, “Шатлык” бакчаларында узды.
-
Татарстан халкын иртәгә томан булуы турында кисәтәләр
23 мартта төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан төшүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Зәй юлында - «Тоннель» операциясе
ДАИ хезмәткәрләре юл кагыйдәләре бозучыларны ачыкладылар.
-
Роспотребнадзор талпаннар тарата торган инфекцияләрне атады
Талпан тешләве аша кешегә кайбер куркыныч йогышлы авырулар йога ала. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминле өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Калининград өлкәсе буенча идарәсе җитәкчесе Елена Бабура хәбәр итте.
-
Кече торак пунктларны интернетлы итү өчен тавыш бирергә чакыралар
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы Россия Федерациясенең бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында кече торак пунктларда урнашкан йорт хуҗалыкларының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәреннән, шул исәптән кече торак пунктларда урнашкан элемтә инфраструктурасыннан файдаланып, киң файдалану мөмкинлеген тәэмин итү максатларында Бөтенроссия тавыш бирүе башлануы турында хәбәр итә.
-
Киләсе атнада Татарстан хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелә
Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәнең темаларыннан берсе республика аграрийларын язгы кыр эшләренә әзерләү булды.
-
Сәвәләйдә балалар спектакль куйды
Алар Борис Васильевның «А зори здесь тихие...» әсәрен сәхнәләштерде.
-
Татарстанда торак төзелеше буенча еллык план 38 процентка үтәлгән
Татарстанда торак төзү буенча еллык программа 38 процентка үтәлгән - төзүчеләр тарафыннан планлаштырылган 3 миллион 175 мең квадрат метрның 1 миллион 194 мең квадрат метрдан артыгы файдалануга тапшырылган.