Музыка уен коралларында башкаручы Зәй балалары – фестиваль лауреатлары
19 февральдә Фәнис Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә «Татнефть» җәмгыятенең «Рухият» хәйрия фонды тарафыннан оештырылучы «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты XXVIII фестивале кысаларында «Кыллы-сузыклы инструментларда башкаручылар» номинациясе финалы узды.
Конкурста Кама аръягы төбәгенең яшь музыкантлары катнашты. Зәй балалар музыка мәктәбе укучылары конкурста бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:
«Сantabile» виолончельчеләр ансамбле һәм «Каприз» виолончельчеләр дуэты I дәрәҗә лауреатлар булдылар. Ә Зәринә Әхмәтшина белән Софья Стогова Iiдәрәҗә лауреат исемен яуладылар. III дәрәҗә лауреат булып Вероника Никитина һәм «Акварель» скрипкачылар ансамбле танылды.
фотолар музыка мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев