Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Югары Шепкәдә алтын хәзинә эзләделәр

Югарышепкәлеләр район театр фестиваленә кушылып, Гөлшат Мөхәммәтшинаның «Алтын хәзинә» комедиясен сәхнәләштерде.

Үзешчән артистлар серле хат һәм хәзинә эзләү тарихын бик ышандырырлык итеп уйнадылар - тамашачыларга күңелсезләнергә ирек бирмәделәр.

Комедиядә Рамилә Зиатдинова, Язилә Гыйләҗетдинова, Гөлнара Нуретдинова, Гөлшат Бариева рольләрен искиткеч оста итеп ачып бирә алдылар. 

“Спектакльдә үзешчән артистларыбызның һәрберсе үз роленә җан өрде, образларны шулкадәр оста, матур һәм табигый итеп тапшыра алды. Аларга рәхмәт әйтеп, алга таба да шулай авылда мәдәни чараларның уртасында кайнауларын телибез”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев