Зәй хәрбиләре: «Фронт ныклы тыл белән көчле»
Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовның ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы очрашуы район хакимиятендә җылы, рәсми булмаган шартларда узды.
Чәй өстәле артында хәрбиләр үз хәлләре турында сөйләде, гуманитар ярдәм күрсәткән, аларга рухи һәм матди яктан ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдерделәр.
Очрашуда хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Хватков, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.
Сөйләшү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләре бер минут тынлык белән искә алынды.
— Безнең чакыруны кабул итеп, очрашуга килгәнегез өчен зур рәхмәт. Сезнең белән күрешү безнең өчен бик кадерле, — дип Разиф Галиевич хәрбиләрне район-шәһәр яңалыклары белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде, барлык зәйлеләр исеменнән солдатларга Ватан мәнфәгатьләрен яклаулары өчен рәхмәт белдерде, аларның батырлыгын һәм антларына тугрылыгын билгеләп үтте.
Очрашуда үзәк китапханә хезмәткәре Лилия Әхмәтҗанова Разил Вәлиевнең бүгенге көн вазгыятенә туры килгән «Я дөньяны үзгәртәм мин бүген...» шигырен укып, хәрбиләрне җиңүләргә рухландырды.
— Сез зәйлеләр өчен үрнәк булып торасыз, Ватаныбыз чикләрен саклап, чиксез батырлык күрсәтәсез. Безнең өчен иң мөһиме акча түгел, ә Ватан сагына басу дигән фикердә Зәй хәрбиләренең күбесе. Шундый батыр ул үстергән әниләр аерым хөрмәткә лаек. Исән-сау җиңү белән кайтуыгызны көтәбез, — дип егетләргә мөрәҗәгать итте хәрби комиссар.
Светлана Ревина хәрбиләргә, аларның гаиләләренә күрсәтелүче социаль ярдәм чаралары белән таныштырды.
Зәй халкы махсус хәрби операция башлангач хәрбиләргә ярдәм итү өчен берләште.
-Районда 28 ноктада маскировка челтәрләре үрәләр. Башка зур шәһәрләр белән чагыштырганда, Зәйдән сугышчыларга ныклы ярдәм күрсәтелә. Тыл көчле. Зәйлеләр өчен горурлык хисе ала. Безнең өчен сезнең исән-сау җиңү белән кайтуыгыз иң зур бүләк булачак, — диде «Zaинск с Vами» волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.
Хәрби егетләр үз чиратларында ныклы, көчле тылга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
-Чыннан да, безгә якташларыбыздан зур фура машиналарында иң зур ярдәм килә. Моны башка төбәкләрдән безнең белән хезмәт итүче егетләр дә күрә һәм алар шундый көчле тылга, якташларыбызның терәк булуына шаккаталар. Бик зур рәхмәт сезгә! Без үз ягыбыздан бездән торганы эшләргә тырышачакбыз. Җиңү безнең якта булачак! — диде очрашуга килгән хәрби егетләр.
-Шәһәр-районыбыз чәчәк ата. Үзгәрешләрне күрү безне сөендерә. Талантлы, тырыш җитәкче районыбызны җитәкләве күренеп тора. Үз шәһәребезне без бик яратабыз, — диде Сергей исемле хәрби.
Очрашу ахырында актив гражданлык позициясе, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәме өчен маскировка челтәрләре үрүче Маргарита Казак һәм эчке киемнәр кисүче һәм тегүче Татьяна Шабаева район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев