Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Игелекле гамәл

Иске Зәй яшьләр үзәгендә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясыйлар

Иске Зәй яшьләр үзәгендә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясау дәвам итә.

Биредә бүгенге көнгә 1000нән артык окоп шәме ясалды. Әлеге шәмнәр районнан китүче гуманитар ярдәм составында озатыла.

Узган ел дәвамында яшьләр үзәге белгечләре махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү өчен столяр остаханәсенең күргәзмә эшләреннән хәйрия чаралары уздырды. «Алардан кергән барлык акчалар окоп шәмнәре ясау өчен парафин сатып алуга юнәлтелде», — ди белгечләр.

Окоп шәмнәре, зурлыгына карап, уртача 4-8 сәгать тирәсе яна. Аны сүндерергә һәм яңадан яндырып җибәрергә була. Ул җилдән курыкмый, чөнки аның фитиле түгел, ә банканың эчлеге яна. Тагын бер мөһим ягы — мондый шәмнәр төтенләми. Әлеге шәмнәр ярдәмендә хәрбиләр ашарга әзерли, аның янында җылына, вак-төяк әйберләрне, аяк киемнәрен киптерә, землянка һәм окопларны яктырта ала. Аңа күп урын да кирәкми. Әгәр дә ул шәмне окопта кечкенә чокырга куйсаң, ут тышкы якка күренмәячәк.
«Бу шәмнәр хәрбиләребезгә өй җылысы, күңел җылысы да биреп янсыннар һәм аларның туган якларына кайту минутларын тизләтсеннәр иде», — ди окоп шәмнәре ясаучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев