Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең «Радость» үзәгендә Фәнни-технологик үсеш елына багышланган чаралар үткәрелә

19 гыйнвардан Зәйнең «Радость» үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елына багышланган танып белү чаралары үткәрелә башлады.

Әлеге чаралар Россия фәненең өч йөз еллыгына багышлана. Өч йөз ел элек — 1724 елның 8 февралендә Петр I тарафыннан Россия Фәннәр академиясенә нигез салына. Россия Президенты Указы белән 1999 елдан башлап әлеге көн Россиядә фән көне буларак билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында социаль хезмәткәрләр хезмәт алучыларга республикада үсә һәм эшли торган «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисади зоналары, «Химград» технополисы, «Мастер» КИП, ИT-парклар турында сөйләргә планлаштыралар.

-Россия фәненең өч йөз еллыгына багышланган әңгәмәгә презентацияләр әзерләнде, видеороликлар сайлап алынды. Узган елның ноябрендә ВДНХда ачылган «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы да игътибарсыз калмады. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагылар өчен 57нче павильон буенча «Фән һәм технологияләр унъеллыгы» виртуаль экскурсия оештырыла, — ди социаль хезмәткәрләр.

Мондый эш формасы аз хәрәкәтле өлкән яшьтәге гражданнарга безнең илдәге вакыйгалар турында хәбәрдар булырга, аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерергә мөмкинлек бирә.

Фотолар «Радость» үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев