Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең яшь спортчылары хәрбиләргә хат яздылар

Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда чираттагы «Солдатка хат» акциясе уздырылды. Биредә бу көнне билбау көрәше буенча Дөнья чемпионы Регина Салихова шәкертләре белән булды. Алар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә хатлар яздылар, рәсемнәр ясадылар.

— Мин спорт белән сугыш турындагы төшенчәләрдә ниндидер уртаклык бар дияр идем. Ике очракта да җиңү өчен, гаделлек өчен көрәшәләр. Хатларны без махсус хәрби операция зонасына маскировка челтәрләренә төреп җибәрәчәкбез. Без һәрвакыт хәрбиләребездән балалар хатлары, рәсемнәре өчен рәхмәт сүзләре ишетәбез. Аларны бу хатлар җиңүгә рухландыра, туган якта аларны көтүләрен белдерә, — ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Спортчыларны музейга алып килүче автобус йөртүченең дә улы махсус хәрби операциядә катнаша. Яшь көрәшчеләр аңа үз теләкләрен дә җиткерделәр. Барысының да диярлек теләкләре бер иде: «Улыгыз җиңү белән исән-сау кайтсын!», «Без алар белән горурланабыз!».

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев