1 ноябрь 2023 яңалыклары
-
Зәйлеләрне «Туым Жондозы» конкурс-фестивалендә катнашырга чакыралар
16 октябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк «Туым Җондозы» («Рождественская звезда-2024») керәшен җырларын яшь башкаручыларның республика конкурс-фестиваленә гаризалар кабул итә.
-
Зәй үзәк китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чаралар уза
1 ноябрьдә китапханәдә 2нче мәктәпнең VI сыйныф укучылары катнашында танып белү сәгате уздырылды.
-
Татарстанда иң яхшы мәктәп китапханәләре арасында Кадер мәктәбе китапханәсе дә бар
Зәй районының Кадер урта мәктәбе китапханәсе «Иң яхшы авыл мәктәп китапханәсе-2023» республика конкурсында җиңү яулады.
-
Зәйдә сабыйлар юл кагыйдәләрен искә төшерә
Зәйнең «Уймак кыз» балалар бакчасында «Зебра-җәяүлегә дус» акциясе старт алды.
-
Җәяүлеләр юлда имин йөрсен
31 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр «Җәяүле» дип аталган профилактик акция үткәрелә. Аның кысаларында Зәй районы ЮХИДИ хезмәткәрләре дә җәяүлеләр юлларында кагыйдәләрен үтәлешен тикшерү буенча рейдлар уздыралар, балалар бакчаларында сабыйларга юлларны имин чыгу ысуллары, кагыйдәләр искәртелә.
-
Роспотребнадзор грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләрне кисәтү турында искә төшерә
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, ел саен дөньяда грипп белән һәр 3-5нче бала һәм 5-10нчы өлкән яшьтәге кеше авырый.
-
Суд приставы булу җиңелме?
Бүген – 1 ноябрьдә суд приставлары федераль хезмәтендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Зәебездә әлеге оешма белән Игорь Викторич Будрин җитәкчелек итә. Аның карамагында 21 хезмәткәр эшли. Араларыннан Елена Анатольевна Аббазованың бу коллективта хезмәт куя башлавына быел нәкъ ун ел тулган.
-
Хәрби комиссариатка повестка буенча килмәүчеләргә таләпләр кырыслана
Россиядә хәрби исәп таләпләрен бозган өчен җаваплылык катгыйланды. Повестка алып та хәрби комиссариатка килмәсәң, нәрсә көтә? Без бу сорау белән Зәй хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру бүлеге башлыгы Александр Гурьяновка мөрәҗәгать иттек.
-
Зәйдә Европа сыйфат атналыгы кысаларында «кайнар линия» оештырыла
9 ноябрьдән Европа сыйфат атналыгы уздырыла.
-
Балигъ булмаган балага сыра саткан сатучы җавапка тартылачак
Алкоголь базарында хокук бозуларны кисәтү һәм кешеләрнең спиртлы суррогатлар белән агулану очракларын булдырмау максатыннан район эчке эшләр органнары хезмәткәрләре даими тикшерүләр үткәрәләр.
-
Профнастил, азык-төлек урлаучылар тотылган
Узган атнада районның бер агрофирмасы территориясеннән профнастил урлаганнар.
-
Зәйлеләр Николай Дунаевны искә алды
Зәйдә күренекле якташыбыз, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстаннын Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты Николай Иванович Дунаевны искә алу кичәсе узды.
-
Зәйнең яшь спортчылары хәрбиләргә хат яздылар
Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда чираттагы «Солдатка хат» акциясе уздырылды. Биредә бу көнне билбау көрәше буенча Дөнья чемпионы Регина Салихова шәкертләре белән булды. Алар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә хатлар яздылар, рәсемнәр ясадылар.
-
Контракт буенча хезмәтне сайлаучылар өчен яңа түләү каралган
Тулырак мәгълүматны район хәрби комиссариатыннан белешергә мөмкин.