Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең 5нче мәктәбендә «Ышаныч телефоны» акциясе узды

Акция «Ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирү – баланың иминлегенә бер адым» девизы астында оештырылды.

“Барлык сыйныфларда әңгәмәләр узды, алар барышында балалар ышаныч телефонының беренче номеры ничек барлыкка килүен, аның ни өчен кирәклеген, бу хезмәттә кемнәр эшләвен, нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын белделәр. Укучыларның көндәлекләрендә «Ышаныч телефоны» стикерлары пәйда булды”, - ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Наилә Ентальцева.

Тормышның теләсә кайсы мизгелендә психологик ярдәм кирәк булырга мөмкин. Балалар һәм аларның ата-аналары тәүлек буе эшли торган 8-800-2000-122 телефонына шалтырата алалар. Бу телефоннан консультация алырга, гаиләдә, яшьтәшләре арасында, ата-аналар һәм балалар проблемалары булганда теге яки бу вазгыятьтә нишләргә кирәклеге турында киңәш алырга мөмкин. Шалтыратуларга махсус белем алган тәҗрибәле психологлар җавап бирә.

Фотолар мәктәптән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев